+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яңавыл – Югары Тәтешле юлы ремонтлана

Яңавыл районында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Яңавыл – Югары Тәтешле юлын ремонтлауга керештеләр.

Яңавыл – Югары Тәтешле юлы ремонтланаЯңавыл – Югары Тәтешле юлы ремонтлана
Яңавыл – Югары Тәтешле юлы ремонтлана

Юлчылар иске өслекне фрезерлаячаклар, ресайклинг ысулы буенча нигезне ныгытачаклар һәм асфальт-бетон өслекне яңартачаклар. Шуннан соң подряд оешмасы юл кырыйларын ныгытачак һәм билгеләр ясаячак.

– Яңавыл – Югары Тәтешле юлы терәк челтәргә керә. Ул Яңавыл һәм Тәтешле районнарын тоташтыра. Шул юл белән кечерәк авылларда яшәүчеләр район үзәкләренә барып җитә ала. Шулай ук бу юнәлеш төбәк әһәмиятендәге Уфа – Бөре – Яңавыл трассасына алып бара, ул республиканың төньяк-көнбатыш районнарын Уфа белән тоташтыра, – диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

2026 елда “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Яңавыл – Югары Тәтешле юлының 10,6 километрын ремонтлау планлаштырыла. Барлык эшләр ел ахырына кадәр тәмамланачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас