+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстан укучылары сынатмады

Алар «24 bit» Бөтенрусия конкурсында призлар яулап кайтты.

Башкортстан укучылары сынатмадыБашкортстан укучылары сынатмады
Башкортстан укучылары сынатмады
МДТУның «СТАНКИН» укучыларның федераль иҗат үзәгендә «24 bit» медиа иҗат һәм программалаштыру буенча Бөтенрусия ярышына йомгак ясалды. Илнең төрле төбәкләреннән 600дән артык талантлы яшьләр финалга чыкты.
Башкортстан данын "Веб разработка» категориясендә «Школа 21. Башкортостан" мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кадрлар әзерләү системасын үстерүнең автоном коммерциягә карамаган оешмасында балалар юнәлешендә шөгыльләнүче укучылар яклады. Алар призлы дүрт урын яулады.
Билгеле булуынча, «Школа 21+ » Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә вузара студентлар кампусы базасында эшли.
Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина билгеләп үткәнчә, конкурс ике яшь төркемендә (7-13 һәм 14-18 яшь) берничә этапта узган. Төбәк сайлап алуында җиңүчеләргә Мәскәүдә узган финалда катнашу бәхете тигән. Безнең укучылар республиканың мәгариф системасын лаеклы тәкъдим итеп, ике беренче, бер икенче һәм бер өченче урыннарны яулаган. Никитина сүзләренчә, бу уңыш — системалы эшнең закончалыклы нәтиҗәсе: ел дәвамында укучылар өстәмә рәвештә программаны үзләштергәннәр.
«Школа 21. Башкортостан"да белем алу бушлай. Әлеге вакытта балалар юнәлешендә 12-14 яшьлек 122 бала шөгыльләнә.
Конкурс «Техник фикер траекториясе-2025» Бөтенрусия фестивале кысаларында узган, ул 2024/25 уку елына Русия Мәгариф министрлыгы исемлегенә кертелгән.

Фото: Мәгариф министрлыгы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас