+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстан «Хәтер бакчасы» акциясендә янә лидерлар рәтендә

«Хәтер бакчасы» халыкара экологик-патриотик акциясенең нәтиҗәләре буенча Башкортстан янә Русиянең иң актив төбәкләре рәтенә керде.

Башкортстан «Хәтер бакчасы» акциясендә янә лидерлар рәтендәБашкортстан «Хәтер бакчасы» акциясендә янә лидерлар рәтендә
Башкортстан «Хәтер бакчасы» акциясендә янә лидерлар рәтендә

Акция «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, республика утыртылган агачлар саны буенча илдә икенче урынны алган. Быелгы акция вакытында Башкортстанда 3 миллион үсенте һәм яшь агач утыртылган. Бу күрсәткеч буенча Саратов өлкәсе генә алда бара. Иң яхшы бишлеккә шулай ук Иркутск өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае кергән.

Башкортстан акция үткәрелгән мәйданчыклар саны буенча да алдынгылар сафында. Республикада агачлар 273 урында утыртылып, бу күрсәткеч буенча Русиядә дүртенче урын яуланган.

Акциянең төп көченә республика халкы әверелгән. «Хәтер бакчасы»нда 117 мең кеше катнашкан. Алар арасында мәктәп укучылары, яшь урманчылар, урман хуҗалыгы белгечләре, ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның гаиләләре бар.

Проектны гамәлгә ашыруга җаваплы бизнес вәкилләре дә зур өлеш керткән. Алар арасында «Башнефть», «Ультрадекор», «РЖД», «Напитки вместе», «Сибирское здоровье» һәм «Сбербанк» компанияләре бар.

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, югары нәтиҗәләр – республика халкының уртак хезмәте.

– «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашкан 117 мең якташыбыз тарихи хәтерне саклауның һәм табигатькә сакчыл карашның әһәмиятен гамәлдә күрсәтте. Без яңа урманнар гына түгел, ә Ватанны саклаучылар истәлегенә тере һәйкәлләр дә булдырдык. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм, – диде министр.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас