+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Благовещен - бай тарихлы шәһәр

Благовещен Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Туризм һәм кунакчыллык” гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәрнең туристлык үзәген төзекләндерү өчен субсидия бирү буенча конкурс сайлап алуында җиңүче булды. “Благовещен - урын хәтере” проекты федераль һәм республика бюджетларыннан 25 млн сум алачак.

Благовещен - бай тарихлы шәһәрБлаговещен - бай тарихлы шәһәр
Благовещен - бай тарихлы шәһәр

- Благовещен - бай тарихы һәм җитди туристлык потенциалы булган республика шәһәрләренең берсе. Быел шәһәр үзенең 270 еллыгын бәйрәм итә. Конкурста җиңү үзәкне төзекләндерергә генә түгел, ә анда яшәүчеләргә дә, кунакларга да кызыклы булачак бердәм, уйланылган йөз булдыру мөмкинлеге бирә. Заманча һәм уңайлы мохитне формалаштырганда, шәһәр туристлар өчен кызыклырак була бара, ә моннан локаль бизнес: кафе, кунакханәләр, экскурсоводлар, сувенир продукция җитештерүчеләр дә ота, - дип билгеләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас