+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

«Школа 21»га - бер ел

Уфадагы Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусында урнашкан «Школа 21+» проектының беренче эш елына йомгак ясадылар.

«Школа 21»га - бер ел«Школа 21»га - бер ел
«Школа 21»га - бер ел

Проект Башкортстан Хөкүмәте һәм «Сбербанк» ярдәмендә «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бер ел эчендә мәктәпнең сайлап алу интенсивларында 2300дән артык кеше катнашкан, ә төп укыту программаларына 612 кеше кабул ителгән.

Бүген «Школа 21+»дә 21 юнәлеш буенча белем алырга мөмкин. Алар арасында DevOps, Data Science, системалы аналитика, UX/UI-дизайн, биоинформатика һәм башка заманча белгечлекләр бар. Уфа мәйданчыгының үзенчәлеге шунда: ул Геном үзәге базасында эшли, шуңа күрә мәгълүмати технологияләрне биология, медицина һәм зур мәгълүматларны анализлау белән бәйләү мөмкинлеге бирә.

Проектта мәктәп укучылары өчен дә махсус программа гамәлдә. Бер ел дәвамында 11–17 яшьлек балалар өчен дистәләгән мастер-класс үткәрелгән, аларда меңнән артык укучы катнашкан. Мәктәп укучылары Python программалаштыру теле, әйберләр интернеты һәм машина күрүе технологияләре нигезләрен өйрәнә. Алар арасында бөтенрусия конкурсларында җиңүчеләр дә бар.

«Школа 21+»дә ясалма фәһем технологияләренә дә зур игътибар бирелә. Биредә дәүләт хезмәткәрләре, укытучылар, эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре өчен махсус белем бирү программалары оештырыла. Алар ясалма фәһемне эштә һәм көндәлек тормышта нәтиҗәле куллану мөмкинлекләре белән таныша.

Бер еллык уңаеннан мәктәп мәйданчыгында «Код рождения» төбәкара хакатоны да узды. Анда катнашучылар икътисадның реаль секторында кулланырга мөмкин булган цифрлы проектлар эшләде. Иң яхшы эшләр алга таба гамәлгә кертү өчен заказчыларга тәкъдим ителәчәк.

Белгечләр фикеренчә, бүген «Школа 21+» белем бирү мәйданчыгы гына түгел, ә мәктәп укучыларын, студентларны, программистларны, галимнәрне һәм эшкуарларны берләштергән заманча ИТ-экосистема үзәгенә әверелде. Проект республика өчен кирәкле кадрлар әзерләүгә һәм санлы технологияләр өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас