+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак күркәмләнә

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында Стәрлетамакта берничә объект төзекләндерелә.  

Стәрлетамак күркәмләнәСтәрлетамак күркәмләнә
Стәрлетамак күркәмләнә

Ленин проспектындагы аллеяне төзекләндерү узган ел башланган иде, ул вакытта биредә яңа кече архитектура формалары урнаштырылды, яктырту системасы яңартылды. Быел биредә брусчатканы алыштыралар.

Моннан тыш, аллеяда тагын бер уен комплексы һәм кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. Комсомол урамы буйлап Киров исемендәге парктан урыс драма театрына кадәр җәяүлеләр зонасында якын арада брусчатка салу өчен нигез салу башланачак.

Шулай ук проект буенча подрядчы яңа яктырту һәм видеокүзәтү системасын урнаштырачак, яшелләндерү эшләре үткәрәчәк.

Фото Стәрлетамак хакимиятеннән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас