+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Мәскәүдә Сабантуй узачак

4 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында традицион халык бәйрәме – Сабантуй узачак.

Мәскәүдә Сабантуй узачакМәскәүдә Сабантуй узачак
Мәскәүдә Сабантуй узачак


Бәйрәм кысаларында Башкортстан вәкилләре Мәскәү халкына һәм башкала кунакларына башкорт халкының бай мәдәни мирасы белән танышырга, аның кабатланмас традицияләрен якыннан күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел «Башкорт авылы» мәйданчыгында берничә үзенчәлекле яңалык әзерләнгән.

Беренчедән, хуҗалык көнкүреше «Урал батыр» эпосы белән бәйле булачак. Кунакларны Урал батыр белән Гүзәл Хомай каршы алачак. Теләге булган һәркем Сабантуй һәм эпос геройлары белән фотозонада истәлеккә фотога төшә алачак.

Икенчедән, балалар өчен башкортча уеннар, конкурслар, остаханәләр, шулай ук башкорт телендәге мультфильмнар күрсәтеләчәк. Монда ук «Акбузат» балалар журналына язылырга һәм Башкортстанның халык шагыйре, журналист Лариса Абдуллинаның автографын алырга мөмкин булачак.

Тагын бер яңалык – башкорт халкының тарихын, фольклорын, мәдәниятен һәм республиканың мөмкинлекләрен чагылдырган китаплар күргәзмәсе һәм сатуы. Китап ярминкәсен З. Биишева исемендәге «Китап» башкорт нәшрияты оештырачак.

Моннан тыш, бәйрәмдә традицион мәйданчыклар да эшләячәк.
Әлеге чара Владимир Путин гамәлгә куйган "мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/social/2026-06-18/v-moskve-na-sabantue-predstavyat-kulturu-bashkirii-4657192

Фото: Башинформ
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас