+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Ярмәкәйдә балалар өчен үзәк ачылды

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында, Ярмәкәй районы үзәгенең Дуслык паркы территориясендә «Күңелле утрау» күңел ачу үзәге ачылды.

Ярмәкәйдә балалар өчен үзәк ачылдыЯрмәкәйдә балалар өчен үзәк ачылды
Ярмәкәйдә балалар өчен үзәк ачылды

Аны адреслы социаль контракт ярдәмендә Надежда Головина ачты.

Ел башында шәхси эшкуар «Эшкуарлык сәгате»ндә үз проектын тәкъдим итте . Ул күңел ачу үзәген ачу өчен финанс ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, инвентарь урнаштыру өчен җир участогы сорады. Муниципалитет хакимияте яшь эшкуарга эшчәнлеген гамәлгә ашыруга АСПК буенча 350 мең сум күләмендә субсидия бирергә карар итте. Бу акчаларга ул балалар өчен электроквадроцикллар, батутлар, роликлы тимераяклар, саклану комплекты, самокатлар, электр самокатлары сатып алган.

Ярмәкәй районы территориясендә балалар өчен уен үзәкләре юк. Балалар күңел ачулары индустриясе - ул перспективалы һәм табышлы юнәлеш. Ата-аналар үз балаларының комплекслы ялы өчен һәрвакыт түләргә әзер, ә күңел ачу үзәкләре нәкъ менә шундый мөмкинлек бирә. Бала буш вакытын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә.

Фото: СРК проектлар

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас