

Бүздәк янындагы 4 км озынлыктагы участокны «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтлыйлар. Подрядчы мске өслекне сүтте, тигезләүче катлам ясады һәм яңа асфальт-бетон өслек җәюгә кереште. Шуннан соң монда юл кырыйларын ныгытачаклар һәм билгеләр ясаячаклар.
23 июньдә Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Бүздәк районына барып, подряд оешмасының кайнар асфальт-бетон катнашма салу технологиясен үтәвен, ремонт вакытында юл хәрәкәтен оештыруын тикшерде.
– Бүздәк-Дәүләкән юлы - республиканың мөһим транспорт юнәлеше һәм Россиянең терәк юл челтәренә керә. Бу юлдан урындагы халык эре административ үзәкләргә – Бүздәк авылына һәм Дәүләкән шәһәренә, шулай ук «Урал»М-5 федераль трассасына кадәр барып җитә ала. Имин һәм уңайлы йөрүне тәэмин итү өчен монда сыйфатлы ремонт ясау мөһим, – дип ассызыклады Башкортостан Республикасы Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Марат Дәүләтшин.
Җәмәгатьчеләр подрядчының эшен уңай бәяләде. Бүздәк-Дәүләкән юлының бу участогында ремонтны 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: "Башинформ"