Бу атнада медикларның мобиль бригадалары алты районның торак пунктларына киләчәк.
«Сәламәт республика — сәламәт төбәк» акциясенең барышы турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин ЦУРда Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.
Шулай итеп, 29 июньнән 3 июльгә кадәр «Сәламәтлек поездлары» Иглин, Мәчетле, Ишембай, Ярмәкәй, Борай һәм Баймак районнарында булачак.
Фото: Башинформ