

Республикада җиде ел элек “Сөт кухнялары” ачыла башлау сабыйлар һәм аларның әниләре өчен искиткеч зур ярдәм булды. Бигрәк тә яңа гына күкрәк сөтеннән аерылган нарасыйны тукландыру әни кеше өчен зур проблемага әйләнә. Һәр әти-әнинең баласын сәламәт үстерәсе, аңа сыйфатлы, яңа гына җитештерелгән ризыклар ашатасы килә. Үсеп килүче буынның сәламәтлеге, беренче чиратта, аларның ничек туклануына бәйле. Сабыйларны үзебездә җитештерелгән сөт ризыклары белән тәэмин итүче “Сөт кухнялары” булдыру — аларны кайгыртуның ачык мисалы. Әйтергә кирәк, нәниләрне сөт, кефир, эремчек кебек сөт ризыклары белән сөендереп торучы “Сөт кухнялары” элек тә бар иде, алар 90нчы елларның башында ябылып бетте. Төбәктә элекке мөһим эшнең яңадан тергезелүе күпләрне сөендерде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып иң күп тармаклы сөт кухнялары челтәре булдырылды.
“Башкортстанда “Сөт кухнясы”ның актив үсүенә шатмын. Без аны 2019 елда тергездек, һәм бүген ул — Русиядә иң эреләрнең берсе. 2023 елда гына да бөтен республика буенча цехларда төрле сөт продукциясенең 1 миллион порциясе җитештерелгән”, — дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Нәрсә ул сөт кухнялары? Ул, беренче чиратта, дәүләтнең сөт, кефир, эремчек, йогурт, башка файдалы продуктлар җитештерүне булдыруы. Сөт продукциясе белән тәэмин ителү республиканың барлык районнарын һәм шәһәрләрен үз эченә ала. Цехлардан натураль продукцияне барлык торак пунктларга алып китәләр һәм ташламалы категорияләргә караучы гаиләләргә өләшәләр. Балаларны чын сөт продукциясе белән тәэмин итү буенча мондый колачлы программа Русиянең башка бер генә төбәгендә дә юк.
“Сөт кухнясы” җитештерү-сәүдә челтәре республиканың аз керемле гаиләләреннән өч яшькә кадәр балаларны, йөкле һәм бала имезүче хатыннарны, шулай ук опекадагы балаларны махсус сөт продуктлары һәм коры катнашмалар белән бушлай тәэмин итә. Узган елда Башкортстанда “Сөт кухнясы” продукциясе белән бушлай туклану хокукына ия булучыларның исемлеге тагын да киңәйтелде. Махсус хәрби операциядә элек катнашкан, әлеге вакытта катнашучы һәм бурычларын үтәгәндә һәлак булган (вафат булган) гражданнарның гаиләләре сөт ризыклары белән бушлай тәэмин ителә.
Ел саен “Сөт кухнясы” ризыкларын алучылар саны, җитештерү күләмнәре арта һәм җитештерелүче продукциянең ассортименты киңәя. Сабыйларның рационы төрле, тәмле һәм файдалы булсын өчен биредә җитештерелгән ризыклар төрләндерелеп, баетылып тора.
Узган елда Башкортстанда ташламалы категориягә караучы 20829 кешене “Сөт кухнясы” продукциясе белән бушлай тәэмин иткәннәр. Алар арасында – 309 йөкле хатын-кыз, 264 бала имезүче әни һәм 18663 аз керемле гаиләләрдән булган өч яшькә кадәр бала, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 88 йөкле хатын-кыз, 57 бала имезүче әни, 1400 СВОда катнашучы һәм ветераны гаиләсеннән өч яшькә кадәр балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган өч яшькә кадәр 48 бала.
Проект эшли башлаганнан алып, республиканың 120 меңнән артык кешесе махсус сөт ризыклары алган.
2024 елда “Сөт кухнясы” проекты кысаларында Октябрьский шәһәрендәге бүлекчәгә колачлы реконструкция ясалып, өлкәннәр өчен дә сөт ризыклары чыгарыла башлады. Былтыр җитештерү күләмнәре арткан һәм халыкка тарату географиясе киңәйгән.
“Сөт кухнясы”ның җитештерү цехлары Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет шәһәрләрендә, Югары Кыйгыда эшли. “Сөт кухнясы”ның барлык цехлары заманча җиһазландырылган, аларда 300ләп өстәмә эш урыны булдырылган. Республикада сөт продукциясе һәм коры катнашмалар таратуның 134 пункты эшли. Шулай ук ваклап сату сәүдә челтәрләрен колачлау да киңәйтелгән — “Сөт кухнясы” продукциясе “Ашан”, “Лукошко”, “О’кей”, “Лента”, “Ярмарка”, “Байрам” кибетләрендә сатыла. 2024 ел ахырында “Сөт кухнясы” тарату пунктларын сәүдә үзәкләре базасына күчерү курсын алган. Бу бушлай алучылар (тарату вакыты арта) һәм продукция сатып алучылар (продукцияне атнага җиде көн сату мөмкинлеге) өчен уңайлы. Узган ел эчендә сәүдә үзәкләренә автоном биналардан 8 тарату пункты күчкән. Бүген барлыгы 63 фирма тарату пункты, дәүләт даруханәләре базасындагы 6 пункт, 65 торак пунктта күчмә урыннар бар. Башкортстан территориясендә урнашкан 63 фирма тарату пунктында һәм 6 дәүләт даруханәсендә сөт продукциясе һәм коры катнашмалар таратыла һәм сатыла. Тарату пунктлары һәм дәүләт даруханәләре булмаган авылларга автолавкалар чыга, алар өстәмә рәвештә тагын 65 территорияне колачлый.
Агымдагы елда сәүдә үзәкләренә тарату пунктларын күчерү өчен биналар сайлау эше дәвам итәчәк.
Узган елдан “Сөт кухнясы” учреждениесе документларны тулысынча электрон кабул итүгә күчте. Бушлай сөт ризыклары белән туклануга гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин: дәүләт хезмәтләре төбәк порталы аша. Бу юл буенча ел башыннан 46431 документлар пакеты кабул ителгән. Икенче ысул — “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләре аша — бу гаджетлар куллануда кыенлыклар кичерүче гражданнар өчен. Шул ук чорда 2070 шундый гариза кабул ителгән.
Бу ысуллар белән гариза бирү тиз һәм уңайлы: мәгълүматның күп өлеше автомат рәвештә шәхси кабинеттан тутырыла. Гаризаның статусын эшкәртүнең һәр этабында күзәтеп була.
Шунысы мөһим: проект уңышлы эшли һәм башка төбәкләрдә кызыксыну уята. “Сөт кухнясы” җитештерү мәйданчыкларына тәҗрибә уртаклашу өчен Саранск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ырынбур, Владимир, Архангель өлкәләреннән делегацияләр килүе дә моңа ачык мисал.
Башкортстанның “Сөт кухнясы” проекты федераль дәрәҗәдә дә зур кызыксыну уятты. Стәрлетамактагы җитештерү бүлекчәсендә Федерация Советы әгъзалары – Социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Юлия Лазуткина һәм Халыкара эшләр буенча комитет әгъзасы Иван Новиков булдылар. Алар республика тәҗрибәсенең уникальлеген һәм аны тарату кирәклеген билгеләп үтте.