

– Бүген төп бурыч – БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН! Без берләшеп илебезне һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне хупларга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Ул Салаватта киләсе елда Көнчыгыш микрорайонда мәктәп төзелө башлаячагын, юлларны ремонтлауга өстәмә акча бүленәчәген әйтте.
Очрашуда җәмәгать транспорты, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре дә күтәрелде.
Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, быел «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча 83 яңа автобус сатып алыначак, аларның бер өлеше Салаватка да кайтарылачак.
Очрашуның ахырында Башкортстан Башлыгы җәмәгатьчелек белән даими аралашуның мөһимлеген ассызыклады.
– Кешеләр белән даими очрашып торганда гына аларны борчыган мәсьәләләрне аңларга һәм дөрес карарлар кабул итәргә мөмкин, – диде ул.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru