+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Мәктәпләр нәниләрне кабул итәргә әзерләнә

Беренче сыйныфка балаларны кабул итү кампаниясенең беренче дулкыны 30 июньдә тәмамланды.

Мәктәпләр нәниләрне кабул итәргә әзерләнәМәктәпләр нәниләрне кабул итәргә әзерләнә
Мәктәпләр нәниләрне кабул итәргә әзерләнә

2026 елның 1 апреленнән 30 июньгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан 30 928 гариза кергән. Бу санлы дәүләт сервисларын үстерүгә юнәлтелгән “Мәгълүматлар икътисады” гомумдәүләт проекты максатларына туры килә, дип хәбәр иттеләр республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгында.
— 1нче сыйныфка кабул итү кампаниясе ел саен электрон гариза бирү форматының аеруча кирәклеген күрсәтә. Ата-аналар өчен өстәмә уңайлык булып гаризаның караламасын алдан формалаштыру һәм аны кабул итү ачылганнан соң ук җибәрү мөмкинлеге тора. Агымдагы елда бу функциядән 6 меңнән артык мөрәҗәгать итүче файдаланган, — диде, Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
1нче сыйныфка керү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре федераль порталында махсуслаштырылган сервиста карарга мөмкин. Онлайн хезмәтләр функционалы үз эченә түбәндәгеләрне ала: белем бирү оешмасын сайлау; профильле сыйныфны сайлау; мәктәпнең мәгълүмати һәм ярдәмче сервисларына керү; еш бирелә торган сорауларга җаваплар блогы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас