+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Юлларны ремотлану дәвам итә

Башкортстанда Олыкүл - Кабак – Суык Чишмә юллары 6,7 чакрымнан артык ремонтланган

Юлларны ремотлану дәвам итәЮлларны ремотлану дәвам итә
Юлларны ремотлану дәвам итә


Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә автомобиль юлының 6,7 чакрым озынлыктагы участогын ремонтлау төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Кабак авылыннан Сәлҗет авылына кадәрге участок норматив хәлгә китерелде.

- Бу юл якындагы торак пунктларда яшәүчеләрдә бик кирәк, чөнки ул Р-240 Уфа – Ырынбур федераль трассасына чыгуны тәэмин итә. Көн саен аның буенча 2,2 меңнән артык автомобиль уза. Халыктан участокны норматив хәлгә китерү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килде, һәм бүген бу эш төгәлләнде, – дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча 200 чакрым чамасы автомобиль юлларын һәм 15 күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас