Елга бер мәртәбә урындагы буаның яр буе туристлар һәм район халкы өчен тарту ноктасына әверелә. Биредә һәркем күңеленә ятышлы шөгыль тапты, әмма бәйрәмнең иң якты һәм көтелгән өлеше, әлбәттә, гастрономик булды.
Быел фестивальдә «фаршмак» ризыгы әзерләү буенча Русия рекорды куелды. Төп ингредиент урындагы сулыкларда үрчетелүче форель булды. Казанышны рәсми рәвештә Русиянең Гастрономик рекордлар китабы күзәтүчеләре теркәгән.
- Без Бишбүләк районы туристлар өчен кызыклы булсын өчен тырышабыз, һәм моның өчен җитәрлек потенциалыбыз бар. Буа янында без бәйрәм генә түгел, ә тулы бер гастрономик тамаша оештырдык һәм тарихка кереп калдык: безнең район рәсми рәвештә Русиянең кулинар рекордлар китабына кертелде. Фаршмакның 1000 порциясе — рекорд куелды, - диде Бишбүләк районы хакимиятенең мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Елена Арефьева.