

Мобиль дәвалау-диагностика комплексы Юлдыбай авылыннан эшли башлады. Барлыгы 74 пациент кабул ителгән, аларның 16сында авыру беренче тапкыр ачыкланган.
"Сәламәтлек поезды" составында күчмә ФАП, санлы маммограф һәм иң кирәкле белгечлекләр табиблары командасы эшли. Халык комплекслы тикшеренү уза, тар белгечләрдән консультация ала
- "Сәламәтлек поезды" мөһим социаль функцияне үти: ул кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта. Мондый проектлар медицина ярдәменең чыннан да халыкка якынаюын раслый, - дип билгеләп үтте Зилаер үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Игъбаев.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.