+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чишмә районында яңа арт-объект ачылды

Чишмә районының Чишмә бистәсендә Шоссейная урамындагы йортның фасадына урнашкан "атлы башкорт" арт-объектын ачу тантанасы булды.

Чишмә районында яңа арт-объект ачылдыЧишмә районында яңа арт-объект ачылды
Чишмә районында яңа арт-объект ачылды


Бу чара бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен матур бәйрәмгә әверелде, ул заманча урам сәнгатен һәм бай мәдәни традицияләрне берләштерде.
Мурал эскизы ел саен Идел буе федераль округының талантлы яшьләрен берләштергән «ФормАРТ» урам сәнгате фестиваленең төбәк сайлап алу этабында җиңү яулады. Урам сәнгате өлкәсендә төбәк һәм федераль экспертлардан торган жюри бәяләве нәтиҗәләре буенча, фестивальнең сайлап алу этабында җиңүчеләрнең берсе Башкортстаннан Алмаз Заһретдиновның эше булды.

Үзенең әсәрендә автор мәдәни мирасның тарихи тамырлар белән аерылгысыз бәйләнешне чагылдыра: милли кием кигән кыз һәм ат образы буыннар дәвамлылыгын, традицияләргә хөрмәт һәм туган җир белән рухи бәйләнешне символлаштыра.

Бу образ аша рәссам шулай ук кешенең һәм тирә-як дөньяның гармониясен күрсәтергә һәм башкорт халкының традицияләрендә һәм көндәлек тормышында атның төп урынын ассызыкларга теләгән. «ФормАРТ» фестивале ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас