+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Проект җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә

«Аврора» бетон җитештерү компаниясе «Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад» гомумдәүләт проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылды. Компания үз мәйданчыкларында ихтыяҗ булган бетон һәм эремә маркаларын җитештерә, материалны турыдан-туры, арадашчылардан башка җибәрә.

Проект җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәПроект җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә
Проект җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә

Предприятиедә сакчыл технологияләрне кертү өчен сынау юнәлеше итеп товар бетонын җитештерү процессы сайланган. Компаниянең үзендә өч завод һәм заманча лаборатория бар, бу исә конкрет техник таләпләргә җайлаштырылган катнашмалар чыгарырга мөмкинлек бирә: гадәти төзелеш катнашмаларыннан алып, билгеле бер хәрәкәтчәнлеге, салкынга чыдамлыгы һәм су үткәрмәүчәнлеге булган югары ныклы составларга кадәр. Продукция тасмалы һәм плитәле фундаментлар, монолит каркаслар, юл һәм гидротехник корылмалар, шулай ук тоннельләр һәм бассейннар кебек махсуслаштырылган объектлар өчен кулланыла.

Проектта катнашуның төп максаты – җитештерү чылбырларын оптимальләштерү, төяп җибәрү циклын тизләтү, тотрыклы һәм тиз тәэмин итү.

- Төзелеш тармагы предприятиеләре өчен җитештерүчәнлекне арттыру – сыйфатлы материаллар чыгару күләмен арттыруга һәм көндәшлек сәләтен ныгытуга туры юл. Процессларны оптимальләштерү җитештерү куәтләрен һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә, бу нәтиҗәдә тармак күрсәткечләренә уңай йогынты ясый,-дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас