+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Андрей Назаров Нуриман районында мәктәптә булды

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Нуриман районына эш сәфәре кысаларында Красная Горка авылындагы мәктәп бинасын карады.

Андрей Назаров Нуриман районында мәктәптә булдыАндрей Назаров Нуриман районында мәктәптә булды
Андрей Назаров Нуриман районында мәктәптә булды
Советлар Союзы Герое Г.Ф. Шәйхетдинов исемендәге мәктәп бинасы 1974 елда төзелгән. 2017 елда аңа капиталь ремонт ясалган: фасад җылытылган һәм тышланган, җылыту системасы яңартылган, коридор идәннәре алыштырылган.

Андрей Назаров уку кабинетларын карап чыкты һәм педагоглар коллективы белән әңгәмә корды. Хәзер мәктәптә 800дән артык укучы белем ала. Нуриман районының җиде торак пунктыннан балалар өчен даими рәвештә мәктәп автобуслары йөри. Бинада норматив тулулану арту сәбәпле, уку-укыту ике сменада оештырылган.
340 урынга исәпләнгән яңа мәктәп бинасын төзүгә проект документациясе әзерләнә. Объект 2028 елда гомум белем бирү оешмалары биналарын капиталь ремонтлау программасына кертелер дип планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында мәгариф системасын модернизацияләү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. 2026 елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау федераль программасы буенча 36 мәктәп бинасы, алты балалар бакчасы һәм алты колледж, 2027 елда тагын 31 объект — 18 мәктәп, сигез балалар бакчасы һәм биш колледж яңартылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас