+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Стәрлетамакка яңа диагностика комплексы кайтты

Стәрлетамакның 1нче шәһәр клиник дәваханәсенә махсуслаштырылган мобиль диагностика комплексы кайтарылды. Бу «Гаилә» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.  

Стәрлетамакка яңа диагностика комплексы кайттыСтәрлетамакка яңа диагностика комплексы кайтты
Стәрлетамакка яңа диагностика комплексы кайтты

Комплекс заманча «ГАЗ Соболь» автомобиле базасында булдырылган, ул соңгы буын югары технологияле медицина җиһазлары белән комплектланган.

Күчмә хезмәтне оештыруның төп максаты — ерак территорияләрдәге балалар өчен беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру.

Хәзер педиатрлар һәм дәваханәнең тар белгечләре шәһәр яны районнарына гына түгел, ә штатлы балалар табиблары булмаган ерак торак пунктларга да бара алачак.

-Мобиль бригада профилактик тикшерүләр, диспансерлау уздырачак, шулай ук яшәү урыны буенча турыдан-туры консультатив ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге башлангыч һәр бала өчен, кайда яшәсә дә, сыйфатлы медицинадан бертигез файдалану мөмкинлеге бирәчәк, — ди дәваханәнең баш табибы Илшат Яппаров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас