Подряд оешмасы юлның нигезен ныгытты һәм ике катлам асфальт-бетон түшәде. Шуннан соң юл кырыйларын ныгыту һәм билгеләр кую планлаштырыла.
- Толбазы - Красноусол юлын ремонтлау Гафури һәм Авыргазы районнарында яшәүчеләр өчен транспорт элемтәсен тәэмин итә. Шулай ук популяр туристик юнәлеш: биредә Красноусол бальнеологик шифаханәсе, Богородица-Табын хатын-кызлар монастыре, шулай ук Башкортстаннан читтә дә билгеле изге чишмәләр урнашкан, – дип сөйләде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Толбазы – Красноусол юлын ремонтлауны 2026 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru