+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

«ГеоВызов»та беренче сынаулар башланды

  «Патриот» лагеренда чемпионатның беренче көне камера дисциплиналарына багышланды. Катнашучылар белемнәрен генә түгел, команда белән эшләү осталыкларын да күрсәтте.  

«ГеоВызов»та беренче сынаулар башланды«ГеоВызов»та беренче сынаулар башланды
«ГеоВызов»та беренче сынаулар башланды

Башкортстандагы «Патриот» хәрби-патриотик лагерендә IV халыкара геология чемпионаты «ГеоВызов» башланды. Чара «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Чемпионатның беренче көне камера дисциплиналарына багышланды. Катнашучылар ике юнәлештә – «Минералогия һәм петрография» һәм «Нефть һәм газ» буенча белемнәрен сынады. «Минералогия һәм петрография» ярышында һәр командадан бер вәкил катнашты. Аларга очраклы рәвештә бирелгән минерал һәм тау токымы үрнәкләрен билгеләргә, аларның физик үзлекләрен һәм составын тасвирларга кирәк булды.

«Нефть һәм газ» дисциплинасында катнашучылар парлап эшләде. Алар скважиналарның геофизик тикшеренүләре мәгълүматларын аңлатты, катламның ачылу тирәнлеген һәм су-нефть чиген билгеләде, шулай ук структур карта төзеде.

– Катнашучыларга бирелгән биремнәр алар өчен таныш. Алар узган елгы эшнең камилләштерелгән варианты, яшьләрнең хәзерге әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән. Егетләр нәтиҗәле эшли һәм мөмкин кадәр югары нәтиҗәләр күрсәтергә омтыла, – диде чемпионат хөкемдары Денис Широков.

Камера дисциплиналарындагы нәтиҗәләр хөкемдарлар бәяләрен эшкәрткәннән соң якын көннәрдә билгеле булачак. Иртәгә катнашучыларны кыр шартларындагы ярышлар көтә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас