Республиканың һәр кешесе үз торак пунктында мобиль элемтә һәм интернетны үстерү өчен тавыш бирә ала – шул рәвешле төбәкнең телекоммуникация инфраструктурасын модернизацияләү программасын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый ала. Башкортстан авылларында элемтә челтәрен үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе» гомумдәүләт проектының максатларына туры килә.
Проект Русиянең Санлы үсеш министрлыгы тарафыннан 2021 елдан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә республиканың 350дән артык авылында яшәүчеләр югары тизлекле интернетка тоташты. Проектка халык саны 100дән 1000 кешегә кадәр булган торак пунктлар кертелгән. Узган ел республика авылларында яшәүчеләрнең тавыш бирү йомгаклары буенча быел тагын 51 торак пунктта телекоммуникация җиһазлары урнаштырылачак, – дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Федераль проект буенча тавыш бирү 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Башкортстанда 18 яшькә җиткән һәркем катнаша ала. Проект исемлегенә кертелгән теләсә кайсы торак пункт өчен тавыш бирергә мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru