+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак троллейбус идарәсенең автопаркы 10 яңа автобус белән тулыланды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак троллейбус идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Стәрлетамак троллейбус идарәсенең автопаркы 10 яңа автобус белән тулыландыСтәрлетамак троллейбус идарәсенең автопаркы 10 яңа автобус белән тулыланды
Стәрлетамак троллейбус идарәсенең автопаркы 10 яңа автобус белән тулыланды

Республика җитәкчесе предприятие коллективын юбилей белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Сезне троллейбус идарәсенең юбилее белән котлыйм, шәһәргә һәм анда яшәүчеләргә чәчәк ату телим, — диде Радий Хәбиров. — Бу көнне без машина йөртүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Пассажирлар өчен уңайлылык күп очракта сездән, сезнең эшегездән тора. Рәхмәт сезгә!

Стәрлетамак троллейбус идарәсе 1961 елдан бирле эшли. Башкортстанда беренче троллейбус нәкъ менә шушы шәһәрдә линиягә чыкты — Уфага караганда бер елга иртәрәк. Предприятие көн саен 12 троллейбус һәм дүрт автобус маршрутына хезмәт күрсәтә, бер ел эчендә 11 миллионга якын пассажир ташый.

Автопаркны яңарту өчен республика предприятиегә «ПАЗ Вектор Next» урта класслы 10 автобус тапшырды. Алар «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты ярдәмендә сатып алынган.

Яңа машиналар газ-мотор ягулыгында эшли һәм 59 пассажир йөртүгә исәпләнгән. Автобуслар видеокүзәтү системалары, иярчен навигациясе, климат-контроль һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру аппаратурасы белән җиһазландырылган. Пассажирлар салоны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы итеп җайлаштырылган.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас