+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һөнәрне мәктәптә үк сайлыйлар

Башкортстан мәктәпләрендә агротехнология сыйныфлары ачылды.

Һөнәрне мәктәптә үк сайлыйларҺөнәрне мәктәптә үк сайлыйлар
Һөнәрне мәктәптә үк сайлыйлар

1 сентябрьдә, «Белем көне»ндә республикада агросыйныфларны ачу тантанасы узды. Борай авылының 3нче урта мәктәбе һәм Мәләвез районының Воскресенск авылының Советлар Союзы Герое Александр Немчинов исемендәге мәктәп укучыларын заманча җиһазландырылган агротехнология сыйныфлары кабул итте.

Әлеге башлангыч ил Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Агротехнология сыйныфлары заманча җайланмалар һәм инвентарь алды. Сыйныфларны җиһазландыруга чыгымнар 5,8 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Төбәк проекты шактый ярдәм алган: сыйныфларны булдыруга киткән чыгымнарның 90 проценты федераль һәм төбәк бюджетларыннан кайтарылачак.

Борай районында агротехнология сыйныфын ачу тантанасында Хөкүмәт премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты. Үз чыгышында ул аграр секторның әһәмиятен билгеләп үтте һәм яшьләрне һөнәри юнәлешле итү, авыл хуҗалыгы тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү эшнең мөһим юнәлешләренең берсе булып калуын ассызыклады.

— Безнең өчен балаларга мәктәп эскәмиясеннән үк һөнәр сайларга һәм авыл хуҗалыгы тармагының төрле юнәлешләрендә чын квалификацияле белгечләр әзерләргә ярдәм итү мөһим, — диде Илшат Фазрахманов. — Бүген белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, заманча агросыйныфларда һәм республиканың алдынгы аграр вузында белем алу, лаеклы хезмәт хакы белән эре аграр предприятиеләрдә эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә.

Мәләвез урта мәктәбендә «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү»гә басым ясалачак, дип хәбәр итә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Агротехнология сыйныфлары 7нче сыйныфлар базасында ачылган. Укучылар профильле фәннәр буенча тирәнтен белем алачак, шулай ук авыл хуҗалыгы белән бәйле уку курслары узачак.

Билгеле булуынча, узган елда гомумдәүләт проекты кысаларында Нуриман һәм Бүздәк районнарында ике агротехнология сыйныфы ачылды. Агымдагы ел ахырына кадәр төбәктә тагын шундый алты уку сыйныфлары ачу планлаштырыла.

Фото: пресс-служба министерства сельского хозяйства республики.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас