

Башкортстан дүртенче Халыкара «ГеоВызов» геология чемпионатында төрле илләрдән килгән яшь геологларны кабул итте. «Экологик иминлек» гомумдәүләт проекты кысаларында узучы чара студентларга теорияне практика белән бәйләргә һәм республиканың бай геологик мирасы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде.
Чемпионатта катнашучылар өчен иң истәлекле урыннарның берсе Торатау булды. Яшь геологлар шиханга күтәрелеп, аның табигате белән танышты, реликт үсемлекләрне һәм эндемик төрләрне күрде. Экскурсия программасына шулай ук геопаркның визит-үзәге, Иван Скуинның Таш музее, Климат йорты һәм этнографик экспозицияләр кертелгән.
Студентлар Макарово–Кулгунино юлы буйлап борынгы катламнарга сәяхәт кылды. Алар Сикася елгасының карст үзәнен, Кызылташ урочищесын һәм пермь, карбон, девон, венд чорларына караган геологик киселешләрне өйрәнде.
Аеруча зур кызыксыну «Русиянең Алтын кадаклары» — Усолка һәм Ерак Тюлькас геологик киселешләренә бару вакытында туды. Алар ярдәмендә яшь белгечләр йөзләрчә миллион ел элек формалашкан җир катламнары белән якыннан таныша алды.
Кырдагы көн Верхотор һәм Воскресенское авылларында Уралның XVIII гасырдагы тау-завод сәнәгате тарихы белән танышу белән тәмамланды.
Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәкнең геологлар өчен һөнәри яктан үсеш алудагы әһәмиятен билгеләп үтте.
— Башкортстан — уникаль геологик территория. Биредә иң борынгы һәм иң яшь токымнар янәшә урнашкан, ә җир асты байлыклары зур потенциал саклый, — дип ассызыклады ул.
Чемпионатта катнашучылар өчен республика табигате генә түгел, җирле мәдәният тә кызыклы булды. Алар Уфада йөреп, милли аш-су, традицион киемнәр белән танышты, башкорт балының тәмен татыды. Студентлар Башкортстаннан үзләре белән яңа белемнәр генә түгел, ә җирле халыкның җылысын да алып китәчәкләрен әйтте.
Чемпионат программасының чираттагы этабы — «Геройлар ярышы». Оештыручылар фикеренчә, «ГеоВызов» яшь белгечләргә планетаның табигый мирасын саклауның мөһимлеген тагын бер кат аңларга ярдәм итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102