+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстан Башлыгы яңа күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды

11 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина учреждениеләренә балаларга медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән дүрт күчмә медицина комплексы ачкычларын тапшырды. Автомобильләр «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Ана һәм балачакны саклау» төбәк программасы кысаларында сатып алынды һәм җиһазландырылды.  

Башкортстан Башлыгы яңа күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырдыБашкортстан Башлыгы яңа күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды
Башкортстан Башлыгы яңа күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды

– Башкортстан – авыл халкының зур өлеше яшәгән төбәк. Мондый заманча күчмә комплекслар республика халкына профилактик медицина тикшерүләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм!

Яңа комплексларны Республика балалар клиник дәваханәсе, Стәрлетамакның 1нче шәһәр клиник дәваханәсе, 17нче шәһәр клиник дәваханәсе һәм Уфаның 5нче балалар поликлиникасы алды.

Төбәк җитәкчесе «Газель» базасындагы автомобильләрнең берсен карады. Аларның барысы да ашыгыч, беренчел, махсуслаштырылган һәм паллиатив медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен заманча медицина җиһазлары һәм техника белән тәэмин ителгән.

Җиһазлар арасында педиатрия манжетасы булган артериаль кан басымын үлчәү аппараты, стетофонендоскоп, портатив электрокардиограф, пульсоксиметр, офтальмоскоп, күрү үткенлеген тикшерү өчен проектор, отоскоп, УЗИ диагностикасы өчен портатив аппарат, автоматик дефибриллятор һәм башка җиһазлар бар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас