Башкортстанның «Мәләвез минераль ашламалары» предприятиесе Русия компанияләре арасында бизнесның эшлекле абруен бәяләү коралы булган «Лидер» (ААА) – ЭКГ-рейтингның («Экология, кадрлар, дәүләт») иң югары дәрәҗәсенә лаек булды.
Компаниянең ЭКГ-рейтингтагы югары позициясе төрле преференцияләрдән файдалану мөмкинлеге бирә. Алар арасында субсидияләр һәм салым ташламалары, дәүләт сатып алуларында өстенлек, ташламалы кредитлар, грантлар алу, шулай ук эш бирүче брендын ныгыту мөмкинлекләре бар.
– Илдә бизнеска ярдәм итүнең комплекслы системасы формалаша. Ул системалы рәвештә үзенең төп активына – кешеләргә инвестицияләр кертә. Сүз Хезмәт кодексы буенча мәҗбүри гарантияләр турында гына түгел, ә хезмәткәрләрнең гаиләләренә, бигрәк тә күпбалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм программалары турында да бара. «Мәләвез минераль ашламалары» Башкортстан оешмалары арасында әлегә бу рейтингта иң югары – ААА дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер предприятие. Шулай ук «ПОЛИЭФ» һәм «Сателлит заводы» предприятиеләренең дә күрсәткечләре югары, – дип хәбәр итте Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Министр билгеләп үткәнчә, социаль җаваплылык бизнес өчен икътисади өстенлеккә әверелә. Корпоратив демографик стандарт хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуның реаль коралы булып тора. Ул социаль-демографик пакетны, гаиләле клиентлар өчен лояльлек программаларын, хәйриячелек һәм социаль инфраструктурага инвестицияләрне үз эченә ала.
1 сентябрьгә ЭКГ-рейтингка Башкортстанның 46,5 мең оешмасы кертелгән.
Мәсәлән, үз хезмәткәрләре өчен Башкортстандагы иң яхшы социаль программаларның берсен булдырган «Мәләвез минераль ашламалары» җәмгыяте бала тугач хезмәткәрләренә 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм түли. Күпбалалы ата-аналарга корпоратив түләү 22 мең сум тәшкил итә. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче бала карау буенча ялдагы хезмәткәрләргә айлык түләү дә каралган. Кечкенә баласы булган һәм йөкле хатын-кызларга өстәмә түләүле отпуск бирелә.
Фото: pravitelstvorb.ru