+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Проект педагогларның эшен җиңеләйтә

Башкортстанда 800 мәгариф оешмасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылды. Проект кысаларында эш процессларын бюрократиядән арындыруга аерым игътибар бирелә.

Проект педагогларның эшен җиңеләйтәПроект педагогларның эшен җиңеләйтә
Проект педагогларның эшен җиңеләйтә
Башкортстанда 800 мәгариф оешмасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына кушылды. Проект кысаларында эш процессларын бюрократиядән арындыруга аерым игътибар бирелә.

Быел «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына Башкортстанның 800 мәгариф оешмасы кушылды. Алар арасында 307 балалар бакчасы, 444 мәктәп, 34 өстәмә белем бирү оешмасы һәм 15 колледж бар.

– Мәгариф оешмаларының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен зур потенциалы бар. Үзен аклаган алымнарны киң куллану һәр оешма өчен аерым чишелеш эзләүдән баш тартырга һәм нәтиҗәлелеген инде күрсәткән практикаларны файдаланырга мөмкинлек бирә. Ахыр чиктә, бу педагогларга төп бурычка – балаларны укытуга һәм үстерүгә күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек тудырырга тиеш, – дип билгеләп үтте республика Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Нәркәс Хәйруллина.

Иң яхшы практикаларны киң куллану ел дәвамында өч дулкында уза. Эш процессларын бюрократиядән арындыру аеруча мөһим юнәлеш булып кала. Бу алымны 535 оешма сайлаган, ягъни катнашучыларның 67 проценты.

Тагын 207 оешма, яки 26 проценты, белем бирү программаларын челтәрле формада гамәлгә ашыру юнәлешен сайлаган.

2028 елга кадәр проект Башкортстанның барлык мәгариф оешмаларын үз эченә алачак.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас