+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Ташламалы микрокредит агробизнесны киңәйтергә ярдәм иткән

Дәүләт ярдәме фермер хуҗалыкларын кирәкле продукция белән тәэмин итү мөмкинлеген арттырган.

Ташламалы микрокредит агробизнесны киңәйтергә ярдәм иткәнТашламалы микрокредит агробизнесны киңәйтергә ярдәм иткән
Ташламалы микрокредит агробизнесны киңәйтергә ярдәм иткән
Октябрьский шәһәрендә терлек азыгы җитештерү һәм фасовкалау белән шөгыльләнүче эшкуар Ольга Әхмәтгәрәева Башкортстан микрокредит компаниясеннән 8 процент ташламалы ставка буенча 3 миллион сумлык микрокредит алган. Бүген аның предприятиесе Башкортстанның дистәләгән фермер хуҗалыгын продукция белән тәэмин итә.

Алынган акчалар аңа тәэмин итүчеләрдән чимал сатып алырга, әзер продукция өчен склад сатып алып, аны ремонтларга, шулай ук азык әзерләү һәм фасовкалау буенча җитештерү линиясен киңәйтергә мөмкинлек биргән. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелгән.

– Ташламалы шартларда кредит алу мөмкинлеге – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе. Микрокредитлаштыру эшкуарларга агымдагы финанс бурычларын үтәргә генә түгел, ә бизнесны үстерүгә һәм киңәйтүгә акча юнәлтергә дә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Эшкуар Ольга Әхмәтгәрәеваның проект тарихы базар ихтыяҗыннан башлана. Хуҗалыкларга 50 килограммнан кимрәк күләмдә төргәкләнгән шикәр комы кирәк була, ә төбәк заводлары мондый күләмдәге төргәкләрдә продукция тәкъдим итә алмый. Соңрак клиентларның шундый ук ихтыяҗларын исәпкә алып, урындагы фермерлар үстергән ашлык – бодай, арпа, солы һәм кукурузны фасовкалау линияләре дә эшли башлый.

Ольга Әхмәтгәрәева ассызыклаганча, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм кече агробизнес өчен аеруча мөһим. Ул эшкуарларга җитештерүне үстерергә, яңа мөмкинлекләр булдырырга һәм базардагы ихтыяҗга тизрәк җавап бирергә ярдәм итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас