

Кырмыскалы районында Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә керткән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Кырмыскалы–Атҗитәр–Дәүләкән–Толбазы юлының бер участогын ремонтлау төгәлләнде.
Башкортстанның Транспорт министрлыгы башлыгы Любовь Минакова сөйләвенчә, әлеге участокны ремонтлауны җирле халык сораган.
– Бигрәк тә яз көне, кар эрү һәм явым-төшемнәр аркасында, бу юлдан йөрү авыр булды. Ул Кырмыскалы һәм Дәүләкән районнарын тоташтыра, шулай ук федераль трассага чыгуны тәэмин итә. Хәзер биредә хәрәкәт өчен куркынычсызрак һәм уңайлырак шартлар тудырылды, – диде Любовь Минакова.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында гомуми озынлыгы 200 чакрым булган юлларны һәм 13 күперне норматив хәлгә китерү планлаштырыла.