

15 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада Ленин исемендәге паркта реконструкция эшләренең барышы белән танышты. Яңарту «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында, «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты һәм Сбер катнашында алып барыла.
Уфаның иң борынгы паркларының берсе булган Ленин паркы 7,5 гектар мәйданны били. Ул 1869–1872 елларда нигезләнгән, соңгы масштаблы реконструкция 1980 елда үткәрелгән. Хәзерге яңарту эшләре 2025 елның маенда башланган.
Төп эшләр инде тәмамланып килә. Паркта җәяүлеләр юлларына брусчатка җәелә, утыргычлар һәм атынгычлар урнаштырыла, яктырту системасы тоташтырыла, чәчәкләр утыртыла. Фонтаннарны да эшләтеп җибәрергә әзерлиләр.
Заки Валиди урамы ягыннан тарихи керү аркасын төзү дәвам итә. Парк төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булганлыктан, аның төп тарихи элементлары сакланган.
Радий Хәбиров паркның Республика көненә ачылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, яңартылган киңлекне кешеләр өчен җәлеп итүчән итү төп максатларның берсе.
«Иң мөһиме – бу паркны кешеләр өчен ачабыз. Биредә балалар йөгереп уйнасын, яшьләр йөрсен, әби-бабайлар да ял итсен. Думаем, барысы да килеп чыгар», – диде республика Башлыгы.