+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Сәфәрләр тормышны матурлый

Стәрлебаш районында яшәүче пенсионерлар республика буйлап сәяхәткә чыкты.

Сәфәрләр тормышны матурлыйСәфәрләр тормышны матурлый
Сәфәрләр тормышны матурлый
«Гаилә» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстанда озын гомерлелек» республика программасы кысаларында Стәрлебаш районыннан «көмеш яшь» хәрәкәтендә катнашучылар эчтәлекле экскурсиягә юлланды. Программа өлкән буынның актив тормыш рәвешен хуплауга, яшәү сыйфатын яхшыртуга һәм туган якның гүзәл урыннары белән танышу мөмкинлеге бирүгә юнәлтелгән.

Сәяхәт Чишмә районында башланды. Анда өлкәннәр Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәгендә булды. Программада тарихи мирас белән танышу, Тура хан мавзолеен карау һәм һава еланнары фестивалендә катнашу каралган иде.

Арытаба маршрут Уфа аша узды. Экскурсиядә катнашучылар башкаланың истәлекле урыннарында – Совет мәйданында, Халыклар дуслыгы монументында һәм «Җиде кыз» фонтанында булды. Сәфәрнең соңгы өлеше Агыйдел буйлап «Чайка» теплоходында йөрү белән тәмамланды.

Сәяхәтчеләр үзләре билгеләп үткәнчә, мондый сәфәрләрнең әһәмияте зур. Алар дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, күңел күтәренкелеге дә бирә, җанлы аралашуга ярдәм итә һәм өлкән буын турында дәүләт тарафыннан күрсәтелгән кайгыртуны тоярга мөмкинлек бирә.

«Башкортстанда озын гомерлелек» программасы кысаларында мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш алып баруына, аралашуына һәм республикабызның матур урыннары белән танышуына ярдәм итә.

Фото: Стәрлебаш районы хакимияте.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас