+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

«Создатели» креатив премиясенә гаризалар кабул ителә

  Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Премия 10 номинациядә тапшырылачак. Җиңүчеләрне федераль һәм республика дәрәҗәсендәге белгечләрдән торган жюри сайлаячак.  

«Создатели» креатив премиясенә гаризалар кабул ителә«Создатели» креатив премиясенә гаризалар кабул ителә
«Создатели» креатив премиясенә гаризалар кабул ителә

Премия 2025 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы белән гамәлгә кертелгән. Оештыручы – республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы. Быел бүләкләү «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.

Премиягә креатив индустрия вәкилләре 10 номинациядә катнаша ала. Алар арасында «Креатив проект/продукт», «Мәдәни код», «Елның креатив вакыйгасы», «Креатив территория», «Креатив эшкуар», «Креатив остаз», «Креатив санлы проект», «Креатив социаль проект», «Креатив җәлеп итү ноктасы» һәм «Креатив локаль бренд» бар.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, премиянең төп максаты – иҗади һөнәр вәкилләренең иң яхшыларын ел саен билгеләп үтү һәм аларның уңышларын күрсәтү.

Гаризаларны премиянең рәсми сайтында һәм гариза бирү формасы аша тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләрне федераль һәм республика дәрәҗәсендәге белгечләрдән торган экспертлар жюриы сайлаячак.

Бүләкләр җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында тапшырылачак. 2025 елда беренче премиягә республикадан 400дән артык гариза килгән, тантанада 700дән артык кунак катнашкан.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас