+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Поездлар сәламәтлек алып килә!

Владимир Путин указы нигезендә тормышка ашырылучы «Озын һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектына ярашлы «Сәламәт Республика – сәламәт төбәк» республика акциясе кысаларында 13 апрельдән 11 сентябрьгә кадәр Дуван маршруты буенча «Сәламәтлек поезды» эшләде.

Поездлар сәламәтлек алып килә!Поездлар сәламәтлек алып килә!
Поездлар сәламәтлек алып килә!

Күчмә эш барышында Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең, Республика кардиология үзәгенең диагностика модульләре, өлкәннәр һәм балалар сәламәтлек үзәкләре, күчмә маммограф, Мәсәгуть дәваханәсенең стоматология модуле, шулай ук Кыйгы дәваханәсенең мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәт күрсәтте.

Күчмә акция Башкортстанның төньяк-көнчыгышындагы 122 торак пунктны, Дуван, Мәчетле, Балакатай, Кыйгы һәм Салават районнарында яшәүчеләрне колачлады.

Эш төпкел авылларда яшәүчеләр өчен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үтү, белгечләр консультацияләре һәм диагностик тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Маршрут эшләгән чорда белгечләр 27 200 пациентны кабул иткән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 243 гаилә әгъзасы да медицина ярдәме алган.

«Сәламәтлек поезды» биш районда яшәүчеләргә һәм республиканың төньяк-көнчыгышындагы эре предприятиеләрдә эшләүчеләргә яшәү һәм эшләү урыннарына якын җирдә тикшеренүләр узарга, медицина белгечләреннән вакытында консультация алырга, авыруларны иртә ачыкларга һәм алга таба дәвалану һәм диспансер күзәтүе өчен юлламалар алырга мөмкинлек бирә.

Фото: төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Резида Валитова
Читайте нас