+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстан – лидерлар арасында!

Мәскәүдә ТАСС мәйданчыгында “Чиста һава " Бөтенрусия акциясенең бишенче сезонына йомгак ясадылар. Чара “Экологик иминлек” гомумдәүләт проекты кысаларында узды.  

Башкортстан – лидерлар арасында!Башкортстан – лидерлар арасында!
Башкортстан – лидерлар арасында!

Биш ел буе Кавказдан алып Заполярьега кадәр меңнәрчә кеше көн саен гади бер әйбер исбат итте: саф һава безнең сайлавыбыздан башлана.

Акциянең бишенче сезоны проект тарихында рекордлы булды. Русия Федерациясе Табигый байлыклар министры урынбасары Максим Корольков төп саннарны әйтте. Акциядә катнашучылар 1 миллион 68 мең 530 «чиста» километр үткән — бу бер ел элек булганнан ике тапкырга диярлек күбрәк һәм проект тарихында абсолют рекорд.
Альтернатив транспортка күчү нәтиҗәсендә 200 тоннадан артык зарарлы матдәләр чыгарылмаган.

Башкортстан Республикасы акциягә актив кушылды: марафонны Уфада, Стәрлетамакта һәм Салаватта хупладылар. Халык киләчәк өчен гадәтләрен үзгәртергә әзер булуларын күрсәтте.

«Иң актив предприятие» номинациясендә Стәрлетамактан килгән Башкортстан сода компаниясе җиңде.

Стәрлетамак шулай ук зур шәһәрләр арасында иң яхшысы булды: биредә киңкүләм узышлар һәм йөгерү марафоннары узды, ә 30 майда 1000 велосипедчы көне якты старт булды — шәһәр халкы һәм кунаклары акциягә ярдәм итү өчен маршрутка чыкты.
Тулырак: https://ecology.bashkortostan.ru/presscenter/news/849688/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас