РМЛИ 360 укучыга һәм 250 йокы урынына исәпләнгән. Уку йорты бөтен республикадан 6нчы сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр сәләтле балаларны кабул итәчәк һәм математика, информатика һәм программалаштыру өлкәсендә лидерлар әзерләячәк. Учреждениегә балаларны «РМЛИгаюл» махсус олимпиадасы нәтиҗәләре буенча сайлап алырга планлаштыралар, ул 2026 елның 1 октябрендә эшли башлаячак.
Конкурсантларга башта биремнәрне «Сириус» платформасында үтәргә тәкъдим итәчәкләр. Дистанцион этаптан соң аларны Уфага әңгәмәгә чакырачаклар, анда бер-берсеннән бәйсез ике эксперт комиссиясе эшләячәк. Икенче турдан соң җәйге математик сменага чакырылачак балалардан база формалаштырачаклар. Биредә балаларның көчәйтелгән режимда укырга, әти-әнисез яшәргә әзер булуларын караячаклар. Нәтиҗәдә финал исемлеген формалаштырачаклар. Лицей-интернат флагман булсын өчен, педагогик коллективның көчле үзәген булдырачаклар. Укытучыларны конкурс нигезендә җыярга планлаштыралар.
Башкортстан Башлыгы объектны төзү барышы белән танышты. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов хәбәр иткәнчә, төзелешкә әзерлек – 28 процент. Исегезгә төшерәбез, лицей-интернат бинасы дүрт блоктан тора.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика математика лицей-интернатын 2027 елның сентябрендә ачарга планлаштыралар.
- Зур объект, монда 4 миллиардсумга якын акча кертәбез. XXI гасыр мәктәбе ясыйбыз, анда республиканың интеллектуаль элитасын тәрбияләячәкбез. Шунысы мөһим, төзелеш инициативасын ил Президенты Владимир Путин да хуплады. Шуңа күрә барысына да җитди игътибар бирәбез-мин бүген фасадның тышчасын сайлау өчен килдем. Монда шулай ук парк, зур булмаган стадион, йөгерү юлы, ике спорт залы, бик яхшы китапханә, югары дәрәҗәдәге кунакханә булачак, – диде Радий Хәбиров. - Безнең бурыч - бөтен Башкортстаннан укучыларны чакыра алырлык лицей-интернат булдыру. Һәр районда талантлы егетләр бар. Сайлап алу туры 1 октябрьдән башлана, 6-10 сыйныф укучыларын җыябыз. Укытучыларны да сайлап алу буенча чакырачакбыз, чөнки бу флагман.