+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Дәваханәләргә илтүче юллар ремонтлана

Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында медицина учреждениеләренә илтүче 30,6 километр юл ремонтланачак.

Дәваханәләргә илтүче юллар ремонтланаДәваханәләргә илтүче юллар ремонтлана
Дәваханәләргә илтүче юллар ремонтлана
Әлшәй, Архангель, Балтач, Дуван, Күгәрчен һәм Тәтешле районнарында алты юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Аларның гомуми озынлыгы 14 километр булган өч участогы файдалануга тапшырылган инде. Күгәрчен районында Ходайбирде авыл табиб амбулаториясенә илтүче Магнитогорск – Ира юлының 3 чакрымын, Архангель районында Архангель үзәк район дәваханәсенә илтүче Уфа – Инҗәр – Белорет трассасының 5 чакрымын, Тәтешле районында Борай – Иске Балтач – Куеда юнәлешенең 6 чакрымы яңартылды. Юл төзүчеләр монда асфальт-бетон өслекне яңарттылар, юл кырыйларын ныгыттылар һәм билгеләр куйдылар.

– Башкортстанда медицина учреждениеләренә транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Бу халыкка проблемаларсыз медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә юл төзүчеләр дәваханәләргә һәм амбулаторияләргә илтүче юлларны ремонтлыйлар, – диде Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас