+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда медицина учреждениеләренә 30 чакрымнан артык юл ремонтланачак

Башкортстанда «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында медицина учреждениеләренә 30,6 километр юл ремонтланачак.  

Башкортстанда медицина учреждениеләренә 30 чакрымнан артык юл ремонтланачакБашкортстанда медицина учреждениеләренә 30 чакрымнан артык юл ремонтланачак
Башкортстанда медицина учреждениеләренә 30 чакрымнан артык юл ремонтланачак

Әлшәй, Архангель, Балтач, Дуван, Күгәрчен һәм Тәтешле районнарында алты юл участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Аларның гомум озынлыгы 14 километр булган өч участок файдалануга тапшырылган инде.

Күгәрчен районында Ходайбирде авыл табиб амбулаториясенә илтүче Магнитогорск – Ира юлының 3 чакрымын, Архангель районында Архангель үзәк район дәваханәсенә илтүче Уфа – Инҗәр – Белорет трассасының 5 чакрымын, Тәтешле районында Борай – Иске Балтач – Куеда юнәлешенең 6 чакрымын яңарканнар.
Юлчылар монда асфальт-бетон өслекне яңарткан, юл кырыйларын ныгыткан һәм билгеләр куйган.

- Башкортстанда медицина учреждениеләренә транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирәләр. Бу халыкка проблемаларсыз медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә юл төзүчеләр дәваханәләргә һәм амбулаторияләргә илтүче юлларны ремонтлыйлар, - ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

2026 елда Миякә үзәк район дәваханәсенә илтүче «Урал»-Чишмә – Аксеново – Кыргыз-Миякә М-5 юлының 5,2 километрын, Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенә илтүче Кропачево – Мәсәгуть – Ачыт трассасының 6,2 километрын ремонтлау планлаштырыла.
Шулай ук Балтач районының Борай – Иске Балтач – Куеда юлында да эшләр дәвам итәчәк, ул Балтач үзәк район дәваханәсенә юлны тәэмин итә. Аны ремонтлауны 2027 елда тәмамлау планлаштырыла. Медицина учреждениеләренә илтүче юлларны норматив хәлгә китерү эше дәвам итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас