+24 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстан орлык экспортын 70 процентка диярлек арттырды

Быел Башкортстан предприятиеләре орлык экспортын шактый арттырды, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның төбәк буенча идарәсендә.

Башкортстан орлык экспортын 70 процентка диярлек арттырдыБашкортстан орлык экспортын 70 процентка диярлек арттырды
Башкортстан орлык экспортын 70 процентка диярлек арттырды

"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе ел башыннан бирле Таможня союзы һәм Евросоюз илләренә җибәрү өчен әзерләнгән бөртекле һәм азык культуралары орлыкларының 100дән артык партиясен контрольдә тотты. Белгечләр тарафыннан 2024,8 тонна вика, донник, эспарцет, люпин, люцерна, бодай, фацелия һәм арпа орлыклары тикшерелгән һәм рәсмиләштерелгән.

Чәчү материалының һәр партиясеннән алынган пробалар "Россельхознадзор" карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә орлыкларның чәчү сыйфатларына, шул исәптән генетик модификацияләнгән организмнарны (ГМО) ачыклауга, комплекслы тикшеренүләр уздырылды.

«Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча орлык үрнәкләрендә карантин организмнар табылмады. Барлык төяп җибәрелгән продукция импортлаучы илләрнең карантин фитосанитар таләпләренә туры килә», — дип билгеләделәр күзәтчелек ведомствосында.

Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты буенча җитештерүчеләр халыкара базарларга чыкканда дәүләт ярдәме ала.

Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас