+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Уфада йөрәк ишемиясе авыруыннан яңа дару өчен нигез булдырылды

Йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау өчен кулланыла торган яңа кушылманы Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Кытайдан Ханчжоу педагогика университеты галимнәре командасы эшләгән.  

title
Уфада йөрәк ишемиясе авыруыннан яңа дару өчен нигез булдырылдыУфада йөрәк ишемиясе авыруыннан яңа дару өчен нигез булдырылды
Уфада йөрәк ишемиясе авыруыннан яңа дару өчен нигез булдырылды

Мондый эш «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының бурычларына җавап бирә, дип хәбәр итәләр «Башкортстан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасында.

Традицион терапиядән аермалы буларак, яңа молекула йөрәк мускулының төп күзәнәкләрен кан агымы тергезелгән кискен мизгелдә саклый. Нәкъ менә шул вакытта кислородның кире кайтуы күзәнәкләргә өстәмә басым ясый. Яңа молекула зарарланган тукымаларны «тынычландыра» һәм күзәнәкләрнең үз-үзен юк итү программасын башлап җибәрергә мөмкинлек бирми. Кан белән тәэмин итүне тергезү терапиянең төп шарты булып кала, әмма зарарланган тукымага канның кире кайтуы күзәнәкләрне өстәмә рәвештә имгәтергә мөмкин.

Яңа эшләнмә гамәлдәге ысулларны алыштырмый, ә аларны тулыландыра. Булачак препаратның бурычы — кан агымын тергезүне тукымалар өчен хәвефсез итү, стент урнаштырылганнан яки тромб эретелгәннән соң йөрәк мускулы мөмкин кадәр тере һәм эшкә сәләтле булып калсын өчен. Бу инфаркт терапиясенең тирәнрәк дәрәҗәсе.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проектының төп максаты — гражданнарның гомер озынлыгы буенча яңа күрсәткечләргә ирешү. 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр, ә 2036 елга 81 яшькә кадәр арттыру планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина учреждениеләре яңартыла, тернәкләндерү системасы камилләштерелә, милли тикшеренү үзәкләре челтәре үсеш ала, Сәламәтлек саклауны санлаштыру юнәлешендә эш алып барыла. Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: «Башкортстан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

 

Автор:Ләйсән Якупова