+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда масштаблы инфраструктура проекты башланды

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда масштаблы инфраструктура проекты башландыБашкортстанда масштаблы инфраструктура проекты башланды
Башкортстанда масштаблы инфраструктура проекты башланды

Башкортстанда Уфа аръягы төбәге өчен иң масштаблы инфраструктура проектларының практик этабы башланды. «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүдәт проекты буенча 15 коммуналь инфраструктура объекты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, якынча 100 чакрым инженерлык челтәрләре салыначак, су тәэминаты буенча 5 мәйданчык объекты булдырылачак. Инвестицияләр – 13,5 миллиард сум. Инженерлык базасы 1,31 миллион кешене ышанычлы ресурс белән тәэмин итәчәк һәм 2042 елга кадәр 1,3 миллион квадрат метрдан артык яңа торак кертү мөмкинлеге бирәчәк.

Проект «Шакша-Главная» һәм «Елкибаево» канализация насос станцияләрен, Князевский су алу урынының куәтен арттыруны, чиста су резервуарлары белән яңа суүткәргеч насос станцияләрен үз эченә ала. Эшләр 2027 елның беренче яртысында башланачак, тәмамлау – 2030 елга кадәр.

Автор фотосы

Автор:Айсылу Камалова