+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Тукайның 150 еллыгы федераль дәрәҗәдә узачак

Башкортстанның беренче вице-премьеры Урал Килсенбаев һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова шагыйрь Габдулла Тукайның 150 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү белән шөгыльләнәчәк оештыру комитетына керделәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тукайның 150 еллыгы федераль дәрәҗәдә узачакТукайның 150 еллыгы федераль дәрәҗәдә узачак
Тукайның 150 еллыгы федераль дәрәҗәдә узачак



Бу хактагы карарны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Шулай ук Комитет составына ил Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, Русия мәдәният министры Ольга Любимова, Русия Китап берлеге башлыгы Сергей Степашин, Чехов исемендәге Мәскәү театры сәнгать җитәкчесе Константин Хабенский, «Мосфильм»ның генеральный директоры Карен Шахназаров һәм башкалар керде.
Исегезгә төшерәбез, Габдулла Тукайның 150 еллыгы уңаеннан зур бәйрәмнәр федераль дәрәҗәдә 2036 елда узачак. 26 ел гомерендә мәшһүр шагыйрь шигырьләрдә, әкиятләрдә, тәрҗемәләрдә гаять зур иҗади мирас тудырып кына калмаган, ә бәлки замандашларының һәм аның артыннан барган әдәбиятчыларның бөтен буынына йогынты ясарга да өлгергән.
Чаралар "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында да узачак.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова