

Агымдагы елда Башкортстанда «Эшкә алуны стимуллаштыру» программасы буенча 150 кеше эшкә урнаштырылган. Бу — 2025 елдагы 52 кеше белән чагыштырганда 2,9 тапкыр күбрәк. Аларның 56сы — махсус хәрби операциядә катнашучылар. Программа «Кадрлар» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
– Программа буенча күрсәткечләр тотрыклы үсә. Эш бирүчеләр персонал чыгымнарын киметә, ә гражданнар лаеклы эшкә урнаша, – диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Эш бирүчеләргә һәр эшкә урнаштырылган кеше өчен өч минималь хезмәт хакы күләмендә, ә инвалид кеше өчен алты минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия бирелә. Ярдәм сугыш ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына, инвалидларга, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәргә, ялгыз һәм күп балалы ата-аналарга күрсәтелә.
2026 елда иң яхшы нәтиҗәләрне Уфаның Калинин һәм Дим районнары филиаллары күрсәтте: аларда 15 һәм 11 кеше эшкә урнаштырылган. Нефтекама филиалында бу күрсәткеч тугыз кешегә тигез.
Автор фотосы.