

Башкортстанның Зиянчура районыннан эшкуар Морат Нугаманов Башкорт микрокредит компаниясеннән 1 миллион сум күләмендә ташламалы займ алды. Акча умарталыкны киңәйтергә, балавыз эшкәртү һәм балны төрү җиһазлары сатып алырга, яңа базарларга чыгарга ярдәм итәчәк. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелде.
– Гомумдәүләт проекты ярдәмендә гражданнар бизнес ачу һәм үстерү өчен финанс ярдәме ала. Башкорт микрокредит компаниясе ачык һәм отышлы шартлар тәкъдим итә: тиз рәсмиләштерү, түбән ставкалар, законлы килешүләр, – диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Нугаманов үз эшен 10 елдан артык үстерә һәм социаль эшкуар статусына ия. Төп эшчәнлеге – Көнбатыш Уралда башкорт умарта токымын һәм башкорт балын популярлаштыру. Умарталык Исәнгол авылы янындагы урманда урнашкан. Продукция сату өчен кибет тә эшли.
– Бу дәүләт ярдәменә беренче мөрәҗәгатьем түгел. 2023 елда ук 2 миллион сумлык займ рәсмиләштергән идем. Нәтиҗәләр барысын да күрсәтә: матди-техник база ныгыды, җитештерү һәм сату артты, – дип уртаклашты эшкуар.
Башкорт микрокредит компаниясе еллык 4,5 проценттан башлап ставкалар буенча займнар бирә. Гаризаны компания сайты һәм МСП.РФ платформасы аша бирергә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (347) 246-20-50, 8-800-222-31-16.
Автор фотосы.