+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

41 мең укучының тешләрен тикшергәннәр

Нәтиҗәдә, һәр икенче балага стоматолог ярдәме кирәклеге ачыкланган.

Нәтиҗәдә, һәр икенче балага стоматолог ярдәме кирәклеге ачыкланган.


Республика Башлыгы Радий Хәбиров "Сәламәтлек сәгате" форматында үткән киңәшмәдә “Мәгарифтә күтәрелеш” белем бирү проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында республикада ачылган 66 мәктәп стоматологиясе кабинетларының эшчәнлеген нәтиҗәле оештыруны йөкләде. Билгеле булуынча, бу максатлы эшләр Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.


Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, уку елы башыннан белгечләр 41 мең мәктәп укучысының тешләрен тикшергән. Ачыклануынча, һәр икенче балага стоматолог ярдәме кирәк. 11 меңнән артык укучы тиешле дәвалау алган да инде.


Моннан тыш, районнарда Республика балалар стоматология поликлиникасының күчмә модуле эшли. Әлеге вакытта белгечләр балаларны Дуван районында кабул итә.


“2022 елга без стоматология кабинетлары ачылачак мәктәпләр санын арттырачакбыз. Бу балалар стоматологлары булмаган авыллар өчен бик мөһим", — дип билгеләде төбәк Башлыгы.


Фото: medvestnik.ru
Читайте нас: