Шәһәрнең Иҗтимагый үсеш фонды хезмәткәрләре, автоволонтерлар белән бергә, продуктларны Фонд офисына алып килде, анда продуктларның яраклылык вакытын да тикшерделәр, җыелмалар тупладылар.
Ольга Панчихина хәйрия эшчәнлеге белән бәйле акция турында сөйләде. Аннан соң автоволонтер Никита Иванов ике ярдәм алучыга азык-төлек җыелмалары китерде. Зәйтүнә Алиева белән Зөһрә Әминова зур рәхмәтләрен әйтеп калдылар.
Әлеге программа күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга, инвалидларга, пенсионерларга һәм сукбайларга максатлы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Сатып алучылар озак саклау вакыты булган теләсә нинди төрелгән товарны сатып алып, супермаркетның касса зонасы артындагы махсус контейнерда калдыра ала. Хәйрия проекты волонтерлары мохтаҗларга җыелмаларны тапшыра.
"Ризык бүләк ит!" хәйрия проекты мохтаҗ кешеләргә 2016 елдан бирле азык-төлек белән ярдәм итә. Сәүдә үзәкләрендә һәм азык-төлек супермаркетларында махсус бокслар урнаштырыла. 2019 елга Русиянең 17 шәһәрендә 70 бокс куелган, 8 720 гаиләгә 61 тонна азык-төлек ярдәме җыелган һәм тапшырылган. Башкортстанда бу акция быелның гыйнварыннан эшли һәм инде 2 тоннадан артык продуктлар таратылган.
Фото: "лента"