-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 август 2021, 10:15

Башкортстанда төшерелгән, Америкада күрсәтеләчәк

Американың KCTS9 телеканалы АКШ һәм Канадада «Һәм болар барысы да Роберт» сериалын күрсәтү хокукын сатып алган.

Башкортстанда төшерелгән, Америкада күрсәтеләчәк
Башкортстанда төшерелгән, Америкада күрсәтеләчәк

Русиядә (Башкортстан - Уфа, Учалы, Чишмә), Израиль һәм Исландиядә төшерелгән сериал гади физика укытучысының тормышы турында сөйли.

- Нәтиҗәле һәм актив эш алып барганда, вакыт һәм өстәмә ресурслар кертергә теләгән очракта, Башкортстан компанияләре үз эшчәнлекләре чикләрен сизелерлек киңәйтә ала. Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге төбәкнең экспорт юнәлешле компанияләренә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләр, - диде дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

Сериалга хокуклар «Уфанет» компанияләр төркеменә керүче «Ирида» җәмгыятенә беркетелгән. Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге әлеге контрактны төзегәндә, аерым алганда, экспорт контрактын алып бару һәм устав документларын күчерү буенча хезмәт күрсәткән.

«Ирида» җәмгыяте «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты һәм республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрдән актив файдалана. 2019 елдан компания вәкилләре, үзәкнең белем бирү чараларында катнашып, үз компетенцияләрен арттыра.

Фото: Нина Швыркова

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: