5 августта шундый очрашу "Яңавыл элеваторы" предприятиесе җитәкчелеге белән узды. Фикер алышуга авыл хуҗалыгы предприятиесе территориясен төзекләндерү мәсьәләсе чыгарылды. Бүгенге көндә бу күренеш бик начар: административ бина ямьсез булып утыра, буялмаган коймалар, ярымҗимерек складлар, бинаның түбәсендә һәм тегермәнендә куаклар үскән. Эчке һәм әйләнә-тирә территориядә тәртип урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.
«Һәр хуҗалык итүче субъект үз объектларын һәм якын-тирә территорияне тәртиптә тотарга тиеш. Моны гамәлдәге законнар таләп итә. Мәсьәлә контрольгә алынды, ә предприятие җитәкчелегенә якын арада хәлне төзәтергә тәкъдим ителде», - дип ассызыклады Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов.
Очрашу нәтиҗәләре буенча предприятие территориясен һәм якын-тирә зонаны төзекләндерү планын эшләү турында карар кабул ителде.
Эшкуарлык сәгате - хакимият һәм эшкуарлык бергәлегенең яңа форматы. Чара кысаларында хуҗалык итүче субъектларның эшчәнлек үзенчәлекләрен өйрәнелә, бизнес алып баруның проблемалы мәсьәләләре карала һәм аларны хәл итү юллары билгеләнә.
Фото: Ольга Исмәгыйлева