+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2021, 13:29

Владимир Путин: "Башкортстан спорт чараларын югары дәрәҗәдә үткәрә ала"

Русия Президенты үз фикере белән Әбҗәлил районындагы «Цемикс» предприятиесе хезмәткәрләре белән уртаклашты.

- Башкортстан иң югары класслы ярышлар үткәрүгә дәгъва итә ала, - диде дәүләт башлыгы.

Президент тиздән Уфада юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты узачагына игътибар итте. "Башкортстанның мондый чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә алуын күрсәтәчәгенә ышанам", - дип өстәде Путин.
Турнир 16-22 августта узачак. Беренчелекне уздыруга заявка Берләшкән көрәш (халыкара грек-рим көрәше, ирекле көрәш һәм хатын-кызлар көрәше) федерациясе әгъзалары тарафыннан 2019 елда Нур-Солтанда узган көрәш буенча дөнья чемпионаты вакытында оешма Бюросы утырышында хупланды.

Шулай ук турнирны үткәрүгә София һәм Белград дәгъва итә. Русия беренче тапкыр үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 11-23 августта Уфада юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге узачак. Ярышларда 50дән артык илдән спортчылар катнашыр дип көтелә. Турнир коррупциягә каршы чараларны үтәү белән узачак, дип ассызыклый оештыручылар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: